Бәйрәм рухына чумыгыз! (0+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге укучылар өчен ❄🌲Яңа ел❄ кәефе күргәзмәсе🎄әзерләде.  Ул үз эченә яңа ел һәм раштуа тематикасына ноталар, репродукцияләр, вакытлы матбугат басмалары һәм китапларны алды.

Безнең китаплар бүлмәне бизәргә, үз куллары белән яңа ел бүләге ясарга, матур күлмәк тегәргә өйрәтә. Матур әдәбият китаплары бай иллюстрацияләре белән гаҗәпләндерәчәк.

Күргәзмәне яңа ел атрибутикасы – кулдан ясалган эшләнмәләр, уенчыклар, гирляндалар, шәмдәлләр тулыландырды. Күргәзмәдәге күп кенә әйберләр совет заманын, үткәннәрне искә төшерә, ә бүлектәге ылыс-мандарин исе могҗиза һәм бәйрәм рухы тудыра.

 

Поделиться: